Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Алабутадан ясалган дәвалау чаралары ялкынсынудан кулланыла, какрык чыгару, тынычландыру, сидек куу, авыртуны басу сыйфатына ия

Яшь буынга ул туйдыргыч бер чүп үләне генә, ә ачлык һәм сугыш елларында әлеге үсемлек халыкны ачлыктан коткарып калган.

Бу үсемлекне белмәгән, танымаган кеше юктыр. Яшь буынга ул туйдыргыч бер чүп үләне генә, ә ачлык һәм сугыш елларында әлеге үсемлек халыкны ачлыктан коткарып калган. Орлыгыннан ботка пешергәннәр, он чыгартканнар. Яфрагын салат ясаганда кулланалар, тозлап куеп, кыш көне щи ашы пешерергә була.

Алабутадан ясалган дәвалау чаралары ялкынсынудан кулланыла, какрык чыгару, тынычландыру, сидек куу, авыртуны басу сыйфатына ия. Коры йөткерү һәм озакка сузылган бронхит, эч китү, баш авырту, ашказаны чәнчеп авыртканда, күрем бик аз килгәндә файдаланалар. Төнәтмәсе белән, ангина булганда, тамак чайкыйлар, геморройдан компресс ясыйлар, тире авыруларын юалар, шул урынга төнәтмәгә манылган чүпрәк куялар.
Яңа өзелгән алабутаны тырналган һәм яраланган, ә пешек­ләнгәнен радикулит вакытында авырткан урыннарга куялар. Яңа өзелгән алабутаны ризык итеп кулланганда, ул организм­ны шлаклардан чистартырга булыша.
Дәвалау чималы итеп әзерләү өчен алабутаны чәчәк аткан вакытта җыялар. Ышык урында, ачык һавада киптерәләр.
1 ел саклана.
Төнәтмәсен түбәндәгечә әзерлиләр: 1 а.к. вакланган үләнне 1 стакан кайнар суга салып, ике сәгать дәвамында капкач астында төнәтәләр һәм сөзәләр. Баш авыртканда һәм нерв киеренкелеге вакытында, ашар алдыннан 20 минут кала, көнгә 3-4 тапкыр 1-2 аш кашыгы кабул итәләр.
Коры йөткерү һәм озакка сузылган бронхит булганда, 20 гр вакланган алабутаны 1 стакан суга салып, акрын утта 10 минут кайнаталар һәм ярты сәгать төнәткәннән соң, сөзәләр. Ашаганнан соң, көнгә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Төнәтмәне эчләре катучылар сак куллансын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев