Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Агач-куакларга тәрбия

Корткычлардан һәм авырулардан язын бакчадагы агач-куакларны ни белән эшкәртергә? Бакчаны иң беренче нәрсә белән һәм нәрсәдән коендырырга?

Беренче адым – авырулардан. Һава температурасы тәүлек әйләнәсе +5 градустан да түбән төшми башлагач, бордос сыекчасы яки мочевина (10 л суга 500 гр) кулланыгыз. Аларның икесенең дә тәэсире бер: гөмбәчекләрнең спораларын һәм бактерияләрне юк итә (катнашма аларны «яндыра»). Ә бордосның тәэсир итү спектры киңрәк.
Икенче адым – корткычлардан. 7-10 көннән соң агачларны Фитоверм яки Профилактин (анда химик матдә – малатион аз микъдарда) белән эшкәртегез. Аны «Фуфанон-Нова»га алыштырырга яки чиратлаштырырга мөмкин.
Өченче адым – авырулардан. Агачлар чәчәк атар алдыннан – Топаз Фунгициды, Хорус һәм Скор кулланыгыз. Бу препаратлар күгәрек һәм ончыл чыктан булыша; парша, орлык альтернариозына (гөмбәчек) һәм сөяк ле җимешләр монилиозасына (сабакта ук череклегенә) каршы көрәшә. Препаратларны чиратлаштырганда нәтиҗә яхшырак.
Дүртенче адым – иммунитетны саклау. Биос тимулятор Циркон (яки Крезацин) һәм НВ-101 (концентрацияләнгән туклык лы ашлама, виталайзер) сиптерегез. Яшел яфраклар, чәчәк бөреләре, җимешлекләр чыккач һәм уңыш җыеп алгач сиптерегез. Алар, сыйфатлы уңышны арттырып, хәлсезләнгән үсемлекләргә булыша. Әмма сезонга дүрт тапкырдан да артыграк бу препаратларны кулланмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев