Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Ну, Вилдан, Әкәмәт! (редакциягә килгән хат)

Без ул вакытта Вилдан белән инде ике ел йөргән идек. Ул Түбән Новгородта хәрби частьтә офицер булып хезмәт итте, мин Казан институты студенты. Сөйлисе истәлекле вакыйгага инде утыз ел. Абау, бу вакытның тиз узулары! Ул чакта да Яңа ел алды иде.

Мин сагынуыма һәм яратуыма түзә алмыйм, кияүгә чыгып, бергә яшисем килә, бер минутка да аерылып торасым килми. Ә ул хисләр ягыннан бик тыйнак, алай тышка чыгармый, әмма мин белеп торам аның да мине каты яратканын. Түзмәдем, 31 декабрь көнне хәрби частенә барырга карар иттем. Юлга чыгасы көнне иртән телеграмма алдым: «Килмә». Көне буе, үземә урын таба алмыйча, уйладым, әмма барыбер киттем. Хәрби часте капка төбенә көчкә барып җиттем. Мине беркем дә каршы алмаганлыктан, автобустан төшкәч тә, калтырана-калтырана урман аша шактый җәяү атладым, дүрт-биш чакрым булгандыр, белмим. Капкадагы часовой беренче җөмләсе белән үк башыма суккандай итте: «Ә лейтенант частьтә юк, ул увольнениядә». Кычкырып елап җибәрдем. Алып кереп чәй эчерделәр дә, автобус тукталышына кадәр ГАЗикта илтеп куйдылар. Ә миңа кайтырга поезд иртәгәсен генә. Елаудан битемә сыланган косметика, кыек киелгән шапкам белән тимер юл вокзалындагы урындыкларның берсендә йоклап кителгән. Мине, беләсезме кем уятты? Вилдан! Мин аңыма килгәнче:

– Нишлисең син монда? – дип җикеренергә дә тотынды. – Мин сине тулай торагың, Казан буенча эзләп көнемне югалттым! Әле ярый кичке поездга өлгердем кире китәргә! Частька кайттым, ә син аннан да китеп өлгергән! Вилдан үзе минем яныма кайтып, сюрприз ясамакчы булган икән! Ә мин ул суккан телеграммдагы сүзне тыңламыйча, аның янына киттем. Сюрпризы килеп чыкты! Яңа елны Түбән Новгород тимер юл вокзалында каршыладык. Әмма ул бәйрәм минем тормышымдагы иң шатлыклысы, иң татлысы булгандыр, мөгаен.

Озак тормый, без өйләнештек. Инде менә утыз ел бергә гомер сүтәбез һәм бер-беребезгә сюрприз ясарга маташкан шул вакыйганы матур ядкәр итеп күңел түрендә саклыйбыз.

Сәрия Я. Яшел Үзән (туган авылым редакция өчен генә) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Всё бы чудесно, так как Новый-год время чудес, но фраза " жикеренергэ тотынды" убивает весь позитив рассказа.