Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Мин аны тудырдым, ләкин коткара алмадым… (тормыштан)

Бу сүзләрне язуы да авыр миңа… Ләкин эчемдә тотып булмый. Мин — Зөләйха, Казанда яшәүче гади ана кеше. Бер ул үстердем. Бердәнберем. Күз нурым. Мин горурлана идем. Бакчага йөрттем, мәктәптә укыттым. Температурасы күтәрелсә, башын күкрәгемә куеп, төннәр буе кочаклап утыра идем. “Үсеп җиткәч, мин сине бәхетле итәрмен, әни” — ди торган иде… Ләкин тормыш үзенчә итте…

Фото: ясалма интеллект

Бу сүзләрне язуы да авыр миңа… Ләкин эчемдә тотып булмый. Мин — Зөләйха, Казанда яшәүче гади ана кеше. Бер ул үстердем. Бердәнберем. Күз нурым.

Улымның исеме — Руслан. Ул кечкенә чакта бөтен кеше: «Нинди тәртипле малай!», «Нинди акыллы!», «Әнисенә охшаган!» — дип әйтә иде.

Мин горурлана идем. Бакчага йөрттем, мәктәптә укыттым. Температурасы күтәрелсә, башын күкрәгемә куеп, төннәр буе кочаклап утыра идем. “Үсеп җиткәч, мин сине бәхетле итәрмен, әни” — ди торган иде…

Ләкин тормыш үзенчә итте…

Укуын бетерде. Эшкә керде. Башта барысы да яхшы иде. Аннары “бер бокал”дан башланды. Туган көннәр, дуслар, корпоративлар… “Әни, барысы да шулай эчә” — диде. Мин ышандым… Ана йөрәге ышанырга тели бит…

Аннары исереп кайта башлады. Башта сирәк. Аннары ешрак. Өйдә тавыш. Мин каршы киләм — ул кычкыра. Мин елыйм — ул ишетми…

Бер төнне ишек шакыдылар. Полиция. Улымны алып килгәннәр. Күршеләр ишекләрне ачты… Ә мин башымны иеп:
“Бу минем балам…” — дип кенә әйтә алдым…

Шул көннән соң минем йокысыз төннәр башланды. Төнлә телефон тавышыннан куркам. Подъездда аяк тавышы ишетелсә — йөрәк туктый язган кебек була.

Мин аны дәвалау урыннарына йөрттем. Үтендем. Еладым. Тезләнеп сорадым…
— Улым, зинһар, тукта… мин сине җирләргә теләмим… — дидем.

Ул башта вәгъдә бирде. Аннары тагын башланды...

Иң авыры — акча түгел, оят та түгел… Иң авыры — ана йөрәгенең өзгәләнүе. Балаң тере, ләкин син аны югалтасың кебек… Көннән-көн синнән читләшә, күзләре башка…

Кайчак төнлә аның балачак фотоларын карап утырам. Кечкенә куллары, елмаюы, мәктәп формасы… Шул чакта үз-үземә сорау бирәм:
Мин кайда ялгыштым?
Кайсы көнне?
Кайсы сүзне әйтми калдым?

Кайчак уйлыйм: бәлки артык иркәләгәнмендер, бәлки артык кырыс булганмындыр. Ана һәрчак үзен гаепле хис итә шул.

Хәзер дә мин аны көтәм. Өйне җыештырам, аш пешерәм. “Бүген аек килер” дип өметләнәм… Ана өметсез яши алмый…

Әгәр улым бу юлларны укыса, мин аңа болай дияр идем:

“Улым, мин сине ташламадым, ташламам да, ләкин мин дә кеше, минем дә йөрәгем авырта. Кайтып кер дә, күзләремә кара… мин сине һаман көтәм…”

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев