«Кендек әбисе булуым белән горурланам» (редакциягә килгән хат)
Әссәләмәгаләйкүм газетабыз хезмәткәрләре!
Бүген оныгымны өченче бәбиен алып кайтырга дип, тулгаклый башлаганчы үк, роддомга озаткач, үземнең яшь чакта «кендек әбисе» булып эшләгәнем исемә төште дә, язасым килеп китте.
Без 7нче классны бетергәч, 4 кыз: Фәрхисрур, Зәйтүнә, Зәкиябану һәм мин – Буа медицина училищесына укырга кердек. Тулай торак өлгермәгән булуы сәбәпле, өч кызыбыз укуын ташлады. Мин бер ерак туганыбыз тиешле Мәрьям апаның кечкенә генә бүлмәсендә 7нче кеше булып торып калдым.
Беренче курста 90 укучы иде, кубесе чуваш, урыс кызлары. Ә без, татар кызлары, 6 бөртек кенә идек: Әминә, Наилә, Камилә, Тәзкирә, Сталина һәм мин. Әз санда булсак та, русча белмәсәк тә, безне кыерсытучы булмады. Әле медучилище укытучылары безне яклап та килде: диктантларыбыз начар булганда, безне аерым чакырып алып, яңадан яздыралар иде. Аларның милли кадрлар булдырасы килгәндер дип уйлыйм хәзер. Яңа елга тулай торак өлгерде, мин анда күчтем.
Общий – общий инде ул, үзеңне иркен тотасың. Озак кына чират торып, талонга ипи алып кайтып, салкын су белән ашап та алгач, күңелләр күтәрелеп китә. Һәркайсы үзенең осталыгын, сәләтен күрсәтеп, бер-беребезгә милли мәзәк җырлар өйрәтешеп, конспектлар белән уртаклашып (без укыганда дәреслекләр юк иде), дус-тату яшәдек. Чувашча да, русча да бик тиз өйрәндек.
Камилә исемле кызыбыз, акушерлык дәресенең практикасыннан кайткач, йөкле хатын образына кереп, карават башларына тотынып, боргаланып, сыргаланып, тулгак вакытын бик оста башкарып, безне көлдерә иде.
Хәзер үземнең 250 йортлы, 1000 кешелек халкы булган, Буа районында урнашкан туган авылым Яңа Чәчкапта акушерка, ягъни «кендек әбисе» булып эшләгәнемне язып үтәм әле. Бу 1951-1965 еллар иде. Электр уты, машиналарның юк чагы, атларның да хәлсезләнгән булуы сәбәпле, авылыбызның йөкле хатыннары, барысы да өйдә генә бәбили иде. Авылыбызның кызлары эштә пешкән, хезмәттә чыныккан бит – «алар белән походка барып була» иде.
Авырый, тулгаклый башлагач, боргаланып торырга вакытлары юк аларның. Башта мунчасын ягып җибәрә, өен җыештыра, гаиләсенә ашарга әзерли. Иртән булса, сыерын сава, көтүен куа, кичке якта каршы ала. Аннары гына үзенең юып-әзерләп куйган иске күлмәк итәкләре, оек балтырлары, шәле һәм башкалардан торган «детский комплект» алып куеп, «кендек әбисен» чакырырга жибәрә. Әби дә – иртә учетка алып, һаман патронаж-күзәтү астында булгач, бу атнада кайсы бәбиләргә тиеш икәнен белеп торган.
Аның күлмәге, шырпысы мендәре астында гына, кызларының характерларын яхшы белә, беренчесе генә түгел бит – өченче, алтынчы баласын тудыралар.
«Әби» тиз килеп җитә, озак та көттерми, яңа «батыр» дөньяга аваз сала. Аны гадәт буенча, әйбәтләп тозлы суда юып алып, биләүсәләп төреп куясың, ә ул үзенең җылысы белән йоклап та китә.
Шуннан соң бәби табу процессының күңелле, шатлыклы мәшәкәтьләре башлана: бәби мунчасы, бәби туе, бәби чәе, бәби аты һәм башкалар.
Шулай итеп, ел саен 20-25 бала туып торды. 14 ел эшләдем, Аллаһка шөкер, бер патология булмады. Бу, билгеле инде, кемнеңдер егетлеге – булганлыгыннан түгел, Аллаһның рәхмәте белән – саф һава сулап, чишмә сулары, хәләл ризыклар белән тукланып яшәвебезнең нәтиҗәсе. Хәзерге көндә шул егет-кызларыбыз – кыр батырлары, телебезне, динебезне саклаучылар, авылыбызны саклап калучылар, рәхмәт яугырлары. Мине дә онытмыйлар, бәйрәмнәрдә котлап, «кендек әбиемә» дип бүләк, сәламнәрен җибәреп, рәхмәтләрен юллап торалар.
Ә рәхмәт ишетүе – рәхәт! Рәхәт булганга күрә, үземнән дә, олы яшьтәге укучыларыбыз исеменнән дә, гомерен ана телен саклауга багышлаган «Җырлыйк әле» тапшыруының җитәкчесе Нәҗип әфәндегә, дәвамчыларына: тапшыруларны саф ана телендә алып баручы – Зөмәрә ханымга, Данил, Рафил, Җәвид һәм башкаларга, һава торышы рубрикасын алып баручы тыйнак, тәртипле егетләребезгә, туган телебездә чыгучы газета, журналларның җитәкчеләренә һәм үзегезгә изге, җаваплы эшегездә уңышлар теләп, бик яратуыбызны белдереп, рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Рәхмәт! Ил-көннәребезгә иминлек телим.
Рокыя әби Бикмуллина.
Васильево
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев