Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иҗат

1 Май, бар иде бит синең бик кадерле бәйрәм чакларың

Хәтерләсәгез (әллә миңа гына шулай тоеламы), 1 май көне, гадәттә, гел кояшлы һәм җылы була торган иде. 9 май гел салкын һәм яңгырлы. Ничек алай булгандыр ул, гаҗәп. Әмма минем өчен 1 майдан да ямьле бәйрәм булмады. Ул хәтта Яңа елдан да көтелгәнрәк, матуррак иде. Чөнки, һәркемнең күңеле кыштан соң җылы, чәчәкле көннәрне зарыгып көтә һәм менә нәкъ шул көннән җәй башлана кебек иде...

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Исәннәрмесез-саулармысез, матур кызкайларым! Мин сезне яратып шулай әйтәм. Кеше белән сөйләшкәндә дә, сезнең турында сүз булса, «газетабызның матур кызлары» фәлән авылга барган, фәлән нәрсә турында язган, дип аңлатам. Яхшы эшлисез, тырышларсыз, бөтен җиргә өлгерәсез. Телефондагы газета төркеменнән дә карап барам, «Яшел Үзән»не инде гомер буе алдырам. Аңа язылу гадәте каенанам-әнидән калды дисәм дә була. Ул мәрхүмә булгач, язылмаган идем, бер ай да түзмәдем, барып язылдым. Өйдә нәрсәдер җитми кебек булды, чынлап. Акчасы жәл инде дә, бик кыйммәтләндегез, барыбер язылам, күземне йомам да. Эшегездә уңышлар телим, район газетасы чыгып торсын, бетмәсен иде инде.

Нигә кәгазь-ручка алып, хат язарга уйладың әле, дисәләр, җавабым мондый булыр: әгәр дә онытмаган булсагыз, «1 Май – яз һәм хезмәт бәйрәме» дигән кызыл көн бар иде календарьдә. «Численник»тә дисәм дөресрәк тә буладыр, бәлки. Шул, көн саен битләрен ертып бара торган календарь белән бергә онытылды бугай бу бәйрәмнең бөеклеге дә. Ә бит нинди матур бәйрәм иде! Менә шуның белән бәйле хатирәләрне язасым килде, җәмәгать.

Хәтерләсәгез (әллә миңа гына шулай тоеламы), 1 май көне, гадәттә, гел кояшлы һәм җылы була торган иде. 9 май гел салкын һәм яңгырлы. Ничек алай булгандыр ул, гаҗәп. Әмма минем өчен 1 майдан да ямьле бәйрәм булмады. Ул хәтта Яңа елдан да көтелгәнрәк, матуррак иде. Чөнки, һәркемнең күңеле кыштан соң җылы, чәчәкле көннәрне зарыгып көтә һәм менә нәкъ шул көннән җәй башлана кебек иде. Агач-куаклар бер-бер артлы чәчәк ата башлый, җир яшелләнә, каз бәбкәләре, чебиләр чыга. Гомумән, дөнья җанлана һәм яңа сулыш белән яши башлый. Ә хәзер бәйрәме дә юк, күңелдә андый җилкендергеч хисләр дә тумый. Әллә картаела шунда. Ә балачак һәм яшьлектәге хатирәләр татлы әле дә.

Сездә ничектер, безнең авылда 1 май көнне төркем-төркем булып «утыру» бар иде. Мәктәп укучылары көндез, ә егет-кызлар – кич. Алар инде гармуннар, җыр-биюләр белән, күпчелек алмагач бакчасында. Аларның тавышлары бөтен авылга күңеллелек бирә, олылар да ул кичне капка төпләрендә озаклап утыра, иртүк көтү куарга торасы булса да, ашыкмый – чөнки мондый бәйрәм елга бер генә.

Башлангычта укыганда, авылдан чыгып китү юк инде, арт бакча башында яки берәр кеше йөрми торган чирәмле тыкрыкта, әниләр пешереп биргән йомырка, кабартма-катлама, кемдер берәр төрле балык консервысы, тозлы кыяр, банкага җимеш салып ясаган татлы чәй ише ризыклар алып килеп, табын корыла. Шунда чыркын, күз бәйләш кебек уеннар уйнала. Кайвакытта, малайлар килеп, барысын да бозып, елаткан чаклар да булгалый. Нишлисең, балачак!

Ә зуррак классларда укыганда инде малайлар белән бергәләшеп, ничәшәрдер тиенләп акча җыеп, әйберләр сатып алып, табын әзерләнә. Анда да «тәмлүшкәләр»не авыл кибетеннән түгел, Норлатка барып алабыз. Кабартма да, пироглар да әни пешергәне кызык түгел, Норлат кибетеннән алынганы әйбәтрәк. Өч литрлы банкада каен суы, шулай ук өч литрлы банкага телемләп турап, төелгән борычлар салып тозланган кыяр (өйдә борыч салмыйлар), яшел помидор, төрле-төрле консервылар (ниндине аласыбыз килә – шундыйлары алына, бу сиңа өйдә булганны әни биреп җибәргән генә түгел инде), печенье-вафли ише нәрсәләр – шул җыелган уртак акчага алына. Боларга өйдән кем нәрсә алып килә ала, шулар өстәлә. Бу яшьтә авыл артында гына утырмыйлар инде, әти-әниләрнең күзеннән читтәрәк – апрель кояшы җылысында бераз кипкән посадка кырыенда яки ерактагы агачлыкта. Әбәд вакытларында кузгаласың, чөнки төшкә кадәр әбизәтелне бәйрәм чарасы, җыен була, шигырьләр сөйлисе, җырлыйсы-биисе, быргылар кычкыртасы, барабаннар кагасы бар. Көн яктысында шунда «утырасың», эңгер-меңгер җиткәнче, көтү кайтканчы өйдә булырга тиешсең. Кызлар белән малайлар бергә аралашып, төрле уеннар уйнап, туйганчы сөйләшеп, күңел булып кайтасың.

Авыл тарихында беркайчан да «андый-мондый», ярамаган хәлләр булганын хәтерләмим. Тәрбия дә, тәртип тә башка булган шул безнең яшь вакытларда. Мәктәптә толымнан тартып, төрлечә бәйләнеп җанга тигән малайлар да, андый «утыру»ларда алыштырып куйгандай җитдиләнеп, тәртиплеләнеп китә иделәр. Киресенчә, мәҗлесне күңелле итәргә андыйлар остарак та иде әле. Беркайчан да тәмәке тарту, авыз итәрлек кенә булса да ниндидер «тыелган» эчемлек алып бару дигән нәрсә дә булмады безнең арада. Шуңа хатирәләр дә җылыдыр, минемчә. Чөнки күңелне төшерердәй очраклар хәтердә сакланмаган.

Ә инде 1 майны алмагач бакчасында бәйрәм итүчеләр арасында мәктәптә укучыларга урын юк. Анда бер-берсенә гашыйк парлар, әле балалары тумаган яңа өйләнешүчеләр, демонстрацияләрдә катнашканнан соң Казаннан, Яшел Үзәннән һәм башка җирләрдән кайтучы егет-кызлар. Алар зур иттереп учаклар ягып, гармуннарга җырлашып, магнитофоннарга биешеп, таңга кадәр утыра.

Менә шулай, авылның һәр буын кешесе – кечесеннән алып зурларга, хәтта олыларга кадәр үзенчә бәйрәм итә торган дата иде ул 1 май! Әти-әниләр дә туганнары белән кунакларга йөрешә иде бу көнне. Безнең ишегалдында карт алмагач үсеп торган бакча бар иде һәм шуның янында самоварлар кайнатып, камыр ризыклары, үзебезнең тавык шулпасында (бәйрәмгә йомырка сала торган тавык та жәл түгел!) баскан токмач ашы пешереп утыралар иде. Һәр елны бездә җыелганнарын хәтерләмим, чиратлашып бәйрәм иткәннәрдер, күрәсең. Ул вакытта әниләрнең кунакларга йөрешүенә игътибар да ителмәгән инде ул.

Ә авыл ничек матурлана иде! Хәтерлисезме? Апрельнең соңгы көннәрендә үк һәр йортның капка башына яки өй кыегына кызыл әләм беркетелә иде! Кемнеке кызылрак, кемнеке зуррак һәм матуррак икән дип, карап йөри идек әле. Кемнәрнең пластмасса чәчәкләр бар (ул заманда дефицит әйбер, хәзер генә дөнья тулган алар белән), капкаларына аларны кыстырып бизиләр иде. Хәзерге буын күз алдына да китерә алмый ул бәйрәм рухын! Һәркем ул көнне матур күлмәген кия, матур яулыгын бәйли. Мин күп – 8 балалы гаиләдә үстем, шуңа киемнәрем дә нигездә апалардан калган иде. Ул колготки дигән нәрсә күз карасы кебек кадерле, кибетләрдә дә бик булмаган күрәсең. Тиз туза әле ул, чөнки хәзерге балалар кебек телефон тотып өйдә утырмадык, мәш килеп урамда уйнадык, үрмәләдек, егылдык, ерттык...

Кырык җирдән ямалган була иде ул, ә яңасын, тишек түгелен мәктәпкә генә киясе. Нәрсә дип колготки темасына күчтемме? Ул да 1 май бәйрәменнән балачакның матур хатирәсе минем өчен. Әйткәнемчә, без күп бала үстек, ә ике йорт аркылы күршебездә ике генә бала иде (ул заман өчен гаҗәп иде инде, жәлли идек хәтта без аларны, күңелсездер боларга, дип, беркатлы булынган) – абыйлы-сеңелле. Кызлары миннән ярты елга гына кечерәк, шуңа гел бергә уйнадык. Менә шул күрше апа мине гел йә тишек, йә ямалган колготкидан күргәндер инде, бер елны 1 май көнне тузганак кебек сап-сары өр-яңа колготки бүләк итте. Шатлыгымнан, кояш тоткандай, өйгә йөгердем. Миңа бирелгән бүләк булса да, әни рөхсәтеннән башка кию юк! Минем сөенечкә, киертте әни, ә мин, мәктәпкә кияргә алып тыгып куяр дип уйлаган идем. Чын бәйрәм булды ул минем өчен. Ул колготкины буямаска бик-бик тырышканым хәтердә. Бүген дә рәхмәт хисләрем ташый күрше апага, мин – ул чактагы сабыйны шатландырган өчен.

Ә шәһәрләрдә ничек зурлап бәйрәм итәләр иде 1 майны?!  Лозунглар, шарлар, чәчәкләр белән халык демонстарцияләргә агыла иде. Бөтен җирдә патриотик җырлар яңгырый, шәһәр гөр килә. 9 Майдан бер дә ким түгел иде.

Эх, 1 Май, бар иде бит синең бик кадерле бәйрәм чакларың, диясе генә калды... Шул чорда яшәвем, гомеремнең иң матур еллары совет заманына туры килүе белән мин бик бәхетле. Һәм минем барлык чордашларым да шул фикердәдер дип уйлыйм. Менә шушы хатымны укып, барлык райондашлар үзләренең 1 май бәйрәме көннәрен хәтерләрендә яңартсын әле.

Һәркемне 1 Май – яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Үткәннәребез шулай сагынып сөйләрлек матур булсын.

Райондашыгыз, Сәкинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев