Фернат Насыйбуллин: «Туган як – рухи азык ала торган урын, илһам чыганагы»
Әлеге сүзләрне аның иҗат юлына карата да әйтергә була. Чөнки Фернатның бүгенге сәхнәдәге урыны бер көндә генә барлыкка килмәгән. Аның артында еллар буе хезмәт, сабырлык, эзләнү һәм иң мөһиме – театрга тугрылык тора.