Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы
Язгы һәм җәйге җылы көннәрнең бер генә тискәре ягы бар – ул да булса синең өстеңә кунып тешләргә генә торучы бөҗәкләр. Алар арасында иң хәшәрәте талпандыр, мөгаен.
Республика территориясендә яшенле яңгыр, урыны белән көчле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.
АКШ тикшеренүчеләре барыбызга да билгеле булган аспирин препаратының кеше организмына тәэсирен тикшергән. Нәтиҗәдә, бу препаратны көн саен куллану башка кан савуга китерергә мөмкин, дигән фикергә килгән.
«Водоконал» предприятиясе хәбәр итүенчә, шәһәрнең көнчыгыш өлешендә шимбә, 18 майда, 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр Мирный микрорайонында, Гәрдә, «Поле чудес»та, Әйшә һәм Успенка бистәләрендә салкын су бетә.
Инде хәбәр иткәнебезчә, 16 майдан 26 майга кадәр «Яшел Үзән» газетасына икенче ярты еллыкка язылу буенча абунәчеләр декадасы игълан ителә.
Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй быел Яшел Үзәндә Мирный бистәсендәге мәйданда 8 июньдә узачак.
Эчке эшләр министрлыгының укулары бару сәбәпле, Ленин урамы (Чехов тукталышыннан светофорга кадәр) машиналар йөрү өчен бер сәгатькә ябык.
17 майда, Татарстан Матбугаты көне алдыннан, Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан журналистикасы һәм массмедиа өлкәсендәге XXII «Бәллүр каләм» — «Хрустальное перо» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.
0