Мошенниклардан зыян күрүчеләр күбәя
Әйтәм әле

Мошенниклардан зыян күрүчеләр күбәя

Укучы фикере.

Фото: ясалма интеллект

Соңгы вакытта кешеләргә тиз һәм җиңел генә акча эшләү мөмкинлеге тәкъдим итүче төрле схемалар турында ишетергә туры килә. Аларның кайберләре тышкы яктан бик матур күренә: «шәхси кабинет ач», «яңа дәрәҗәгә күч», «табыш ала башла» дигән вәгъдәләр яңгырый. Әмма мондый тәкъдимнәрнең барысы да чын бизнес булырга мөмкин дигән сүз түгел. Бигрәк тә карточкалар, сертификатлар яки башка шундый товарларны башта үз акчаңа мәҗбүри сатып алырга кушсалар, сак булыгыз. Мондый схемаларда еш кына бер үк алым кулланыла.

Иң элек кешегә билгеле күләмдә карточкаларны яки башка «продукт»ны реаль акчага сатып алырга кирәк. Имеш, шул шартны үтәмичә, шәхси кабинетны активлаштырып, табыш алып булмый яки киләсе дәрәҗәгә күчү мөмкин түгел. Аннары кешегә акчасын тиз арада кире кайтару мөмкинлеге вәгъдә ителә. Моның өчен әлеге карточкаларны башка кешеләргә сатарга яки яңа катнашучыларны система эченә җәлеп итәргә тәкъдим итәләр. Яңа килгән кеше дә үз чиратында акча түләргә һәм билгеле бер күләмдә карточка сатып алырга тиеш була. Менә шулай итеп, пирамидага эләккәнеңне сизми дә каласың.

Иң гаҗәбе, шушы капкынга эләгүчеләр, ягъни бик тиз генә акча эшләп баеп була дигән ялган сүзләргә ышанучылар бихисап.

Бер көнне үзем дә шушы хәлнең шаһиты булдым бит әле. Бер танышым бик кыстап чакыргач, очрашуга барган идем. Иии, матур сөйлиләр дә инде, авыз ачып тыңлап утыручыларны күрсәгез икән. Бер сүз әйткән саен алкышлыйлар, шатланалар. Әйтерсең, аларны гипнозлап куйганнар. Мин бу буш вәгъдәләргә бирешмәдем, интернет киңлекләрендә укып, мәгълүмат алуны кулай күрдем. Һәм монда акка кара белән бу эшчәнлекнең законлы булмавы, зыян күрүчеләрнең «отзывлары» язылган иде. Тизрәк китү ягын карадык.

Һәм мин халыкка аптырадым. Кемгәдер ышанып, хәләл акчаларыңны бер белмәгән эшчәнлеккә салганчы, ачык чыганаклардан укып, белешеп булмыймы икән? Акча түләргә һәм үзең белән танышыңны алып килергә кушалар икән, моның пирамида булуы көн кебек ачык. Беркатлы булмасак иде, дип шалтыратуым, кызлар. Мондый мошенниклардан зыян күрүчеләр турында телевизордан күпме сөйләп, газетада язып торсалар да, ышанучылар күп икән. Мин моны үз күзләрем белән күреп шаккаттым. 


Нет комментариев