«Метеор-2020» проектының су асты канатларындагы тиз йөрешле пассажир судносын суга төшерү тантанасы
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖдә Ханты - Манси автономияле округы өчен 03830 «Метеор-2020» проектының су асты канатларындагы тиз йөрешле пассажир судносын суга төшерү тантанасы узды. Тиз йөрешле пассажир судносы “Си Тех” проект бюросы тарафыннан эшләнгән һәм куркынычсызлык буенча барлык халыкара таләпләргә җавап бирә. Тантанадан видеоязма тәкъдим итәбез. Тулырак материалны газетабызның 16 июнь санында укый аласыз.
Илсөя Садыйкова фоторепортажы
Нет комментариев