“Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы"нда зур чара - су асты канатларында йөзүче пассажир судносы “Метеор – 2020” суга төшерелде
Әлеге суднога бөек татар шагыйре һәм журналисты, хәрби хәбәрче, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме кушылган. Традицион төстә шампан шәрәбен Герой шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева ватты. Тантанада бик күп дәрәҗәле кунаклар катнашты, эшендә югары уңышларга ирешкән завод хезмәткәрләре бүләкләнде. Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз. Бәйрәм мизгелләре безнең видеоязмада.
Илсөя Садыйкова фоторепортажы.
Нет комментариев