Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән районында бер атна эчендә 13 бозауны этләр юк иткән

Фермер сүзләренә караганда, этләрнең яртысы “бирка” белән булган.

Татарстанның Яшел Үзән районы Әйшә авылында бер атна эчендә этләр 13 бозауны харап иткән. Борчылган халык ярдәм итүләрен сорый. Яраланган бозауларны күрсәткән кадрлар социаль челтәрдә басылды.

Фермер сүзләренә караганда, этләрнең яртысы махсус тамга белән булган.

"Этләрне тоту буенча чаралар күрүегезне сорыйм. 25 июльдә төнлә Әйшә авылында бер көтү эт 9 бозауга һөҗүм итте, 4се үтерелгән, 3се бүгенге көнгә кадәр тормый, 2се үз хәлләренә килде. Һәм менә, 1 августта, бер атна узгач, тагын шундый хәл килеп чыкты, тагын 4 бозауны югалттык. Әгәр дә сез тамга салынган этләрне күрәсез икән, алар куркыныч түгеллеген аңлатмый», - дип язган кадрлар авторы.

Фермер шулай ук моннан зыянның гаять зур булуын, дип ассызыклый. Ул ферманың «Овощевод» ҖЧҖ территориясендә арендага алынуын, ә этләрнең якындагы «Лукойл» заправкасы янында яшәвен аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев