2 август 2021 яңалыклары
-
Татарстанда Covid-19ның 50яңа очрагы ачыкланган
Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе 50 татарстанлыда расланган. Бер кеше вирусны республикадан читтә эләктергән, калганнары контакт юлы белән йоктырган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
-
264 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. Шуларның 25ендә матди зыян китерелгән
2 очракта зыян күрүчеләр булган. 12 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 2 автомобильче штрафын түләмәгән.
-
Яшел Үзән районында бер атна эчендә 13 бозауны этләр юк иткән
Фермер сүзләренә караганда, этләрнең яртысы “бирка” белән булган.
-
Татарстанда авыл хуҗалыгы исәбен алуда беренче тапкыр планшетлар сыналачак
Татарстанның авыл хуҗалыгы исәбен алуда беренче тапкыр планшет компьютерлар кулланылачак, алар белән Бөтенроссия халык санын алучыларга эшләргә туры киләчәк.
-
Татарстанга 37 градуслы эсселек килә
Иртәгә Татарстан территориясендә аномаль эссе һава көтелә: көндез һава температурасы 37 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
-
Яшел Үзәндә «Порт» яшьләр үзәгендә «Минем тавышым» форумы - «Татарстан. Сайлаулар. Диалоглар" форумы узды. Сөйләшүдә партия, иҗтимагый оешма вәкилләре, сайлау комиссия әгъзалары катнашты
Төп спикерлар -Татарстан республикасы үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы вәкиле, «Санкт-Петербург» телеканалы генераль директоры Александр Малькевич.
-
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1118 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 758е – шәһәрдә, 360ы районда булган. 471 кешене госпитализацияләгәннәр: 322се – шәһәрдән, 149ы – районнан.
-
Файдалы бергәлек
Кайсыбер продуктлар бер-берсенең файдалы сыйфатларын көчәйтергә сәләтле.