Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Хөрмәтле шоферлар, онытмагыз, сезнең машинадагы иң кадерле пассажирлар - сезнең балаларыгыз

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча дәүләт автоинспекциясе тарафыннан 2023 елның 14 һәм 16 июнендә «Балалар автокреслосы» юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көннәре үткәрелде.

Автоинспекторлар балалар булган автомобильләргә игътибар итәләр һәм тиешле тоткарлау җайланмасының булуын да, аның дөрес беркетелүен дә һәм баланың яше белән туры килүен дә тикшерәләр. Массакүләм тикшерүләр нәтиҗәсендә, 10 шофер балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган; 14 шофер куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен; 1 шофер, идарә итү хокукына ия булмаганда, автомобиль белән идарә иткән. Чаралар барышында шулай ук ата-аналар арасында балаларны йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында аңлату эшләре үткәрелде.

 

3 майда Йошкар-Ола-Зеленодольск автоюлының 102 чакрымында булган авариядә, ГАЗель Next каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгып, Renault MAN белән бәрелешә, аннан Renault ARKANA авомобиленә килеп бәрелә. Юл-транспорт һәлакәтендә Renault автомашинасының йөртүчесе һәм пассажиры вафат була. Ике 12 яшьлек бала, куркынычсызлык каешы белән бәйләнгән була, хастаханәгә озатылган.



Дәүләт автоинспекциясе балаларны махсус автокреслоларда йөртергә киңәш итә. Бу балаларны җитди җәрәхәтләрдән сакларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев