Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Тәртипләре сөендерми

Сак бул, юлда исерек!

Юллар, юллар һәм автомобильләр. Шундый киеренкелек хакимлек иткән юлларда кагыйдә үтәмәсәң нинди дә булса катлаулы ситуациягә эләгәсеңне көт тә тор. Аллаһ сакласын, исерткеч эчемлек тә кулланып руль артына утырып юлга чыксаң, бөтенләй дә эшләр харап.


Әмма, статистикага карасаң һәм Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерүләре буенча эш бөтенләй башкачарак тора. Юлда салмыш машина йөртүчеләр аз түгел. Менә соңгы тапкыр тотылучыларны гына алыйк. Автоледи А.В. Тимофеева, автомобильче Д.Р.Хөрмәтуллин кебекләрне автоинспекторлар шикләнеп туктаткан. Нәтиҗәдә аларның исереклеге ачыкланган. Боларга беркетмә төзелеп, эшләре җәмәгать судьяларына җибәрелгән.

Судьялар чыгарган карар нигезендә әлеге гаепләнүчеләр машина йөртү хокукыннан 1 ел 7 айга мәхрүм ителгән. 30 мең сум штраф та түләргә тиешләр. Бу кешеләргә тәртипләренә нәтиҗә ясарга вакыт күп бирелгән.

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев