Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юллар салмышларны гафу итми

Юллар һәм алардагы хәрәкәтнең тынганы юк.

Киресенчә, киеренкелек көннән-көн арта гына бара. Шуңа күрә автомобильчеләр үзләре дә, җәяүлеләр дә бик сак булсын иде.

Ә менә салмыш автомобильчеләр турында аерым сөйләшергә кирәк. Андыйлар да, кызганычка, гел очрап тора. Ә бит Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре дә тик утырмый. Шундый тәртипсезләрне ачык­лау максатыннан тикшерүләрне даими уздыра.

 
Шундый соңгы планлы рейд барганда шикләнеп И.И.Трофимов йөр­түендәге автомобиль туктатыла. Тикшерү үткәрелә һәм нәтиҗәдә бу машина йөртүчегә карата беркетмә төзелә.
Эшен караган җәмәгать судьясы аның моңа кадәр РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җавап­лылыкка тартылмавын исәпкә алып, йөртү хокукыннан 1 ел 7 айга мәхрүм итә һәм 30 мең сум штраф сала.

 
Хокукыңнан мәхрүм каласың килмәсә, руль артына салмыш утырмас­ка кирәк. Сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев