Яшел Үзәндә хатын-кыз автомобильчеләр арасында машина йөртү осталыгы конкурсы узды
Яшел Үзән механика көллиятенең уку мәйданчыгы территориясендә дәүләт автоинспекциясе бүлеге «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә «Автоледи-2023» машина йөртү осталыгы конкурсы уздырды, анда 9 машина йөртүче катнашты.
Конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест уздылар һәм тизлек классик маневрлау күнекмәләрен күрсәттеләр.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
- 1 урын - Эльвина Гайнетдинова (Kia Ceed автомашинасы)
- 2 урын - Ольга Иванова (Лада Гранта автомашинасы)
- 3 урын - Валентина Хаҗиева (Hyundai Solaris автомашинасы)
Муниципаль конкурста җиңүче Эльгина Гайнетдинова, 3 августта Казанда «Автоледи-2023» республика конкурсында Яшел Үзән районы данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев