Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 42 җинаять теркәлгән. Шуларның 29ы – шәһәрдә, 13е районда булган. 22 җинаять ачылган

14е – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы, 3 талау, 16 урлау, 14 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 факт теркәлгән.

Яшел Үзән дәваханәсенә Королев урамыннан күкрәгенә пычак кадалган 44 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Аңа пычакны бергә спиртлы эчемлек кулланганда ызгыш чыгып, беркайда да эшләмәүче 42 яшьлек шешәдәше кадаган.

65 яшьлек хатын-кызны беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 32 яшьлек яшел үзәнле кыйнаган, кулбаш сөяген сындырган.

Рогачев урамындагы кибеттән 2 шешә коньяк урлану турында хәбәр иткәннәр. Моның буенча элек хөкемдә булган 31 яшьлек ир шик астына алынган.
«Яңа Тура» технополисы промзонасы складыннан 53215 сумлык берничә маркадагы смартфон урланган. Карак ларны эзлиләр.

46 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, билгесез зат, төрле абонемент номерлары кулланып, алдау юлы белән аның исеменә 200 мең сумга кредит алуга документлар тутырган һәм аның банк картасыннан 259870 сум акчаны үзләштергән.

67 яшьлек хатын-кызны, билгесез зат банк хезмәткәре дип алдап шалтыратып, санкцияләнмәгән кредит алуны юкка чыгару өчен аны төрле банклардан кредит алырга һәм акчаларны төрле карталарга сак ларга салырга күндергән. Нәтиҗәдә, бу хатын-кыз ялганчыларга 848000 сум акчасын «бүләк иткән».

69 яшьлек яшел үзәнле Интернет аша глейкометрга заказ биргән булган. Нәтиҗәдә, аңа товар урынына 2733 сумга кәгазь тутырылган посылка җибәргәннәр. Ниләр генә кыланмый хәзер аферистлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев