26 декабрь 2020 яңалыклары
-
ДИНЕМ – ИСЛАМ, МИЛЛӘТЕМ - ТАТАР
Татар-мөселман гаиләләрендә балаларны туган тел һәм ислам дине рухында тәрбияләү.
-
Балалар үз куллары белән чыршы уенчыклары ясады
Мирный микрорайонында шәһәрнең яшелләндерү хуҗалыгы хезмәткәрләре күптән түгел генә балалар сәнгать мәктәбе каршындагы скверда кулдан ясалган уенчыклар белән чыршы бизи.
-
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор башлыгы коронавирус турында: Интенсив үсеш язга кадәр тукталачак
Вакцинация Covid-19 га каршы иммунитет алган кешеләрнең процентын арттырырга ярдәм итәчәк. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина фикеренчә, коронавирус белән бәйле яңа очракларның интенсив үсеше язга таба туктатылачак. Беренче чиратта, бу күпчелек кешеләрнең иммунитет алуы белән бәйле булачак. Мондый белдерүне ул Андрей Кузьминга интервьюда ясады.
-
Беренче яшь парлар Яшел Үзәннең яңа фотозонасын сынап карадылар
Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев Зөфәр һәм Зәлия Әхмәдиевларны никахлашулары белән котлады.
-
"Полицейскийларга пычак һәм ташлар ыргыткан": балигъ булмаган васильеволыга карата җинаять эше судка җибәрелгән
Агымдагы елның ноябрендә 17 яшьлек егет, поселок буйлап йөргәндә, аек булмаган машина йөртүчене тоткарлау шаһиты булган.
-
Татарстан Республикасы автомәктәпләрендә укып чыгучыларның үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләре рейтингы төзелде.
Антирейтингка 2020 елның 9 ае эчендә, аларда укып чыгучының машина йөртү стажы ике елдан ким һәм үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте катнашучысы булган автомәктәпләр керде.
-
Эчке эшләр бүлегендә 42 җинаять теркәлгән. Шуларның 29ы – шәһәрдә, 13е районда булган. 22 җинаять ачылган
14е – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы, 3 талау, 16 урлау, 14 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 факт теркәлгән.
-
ТР Президенты авыл хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшырды
Автомобильләрне федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар хисабына сатып алганнар.
-
Васильевода Яңа ел ишегалды бәйрәме узды
Шевченко урамы һәм якын-тирәдәге ишегалларында яшәүчеләр Яңа ел чыршы утын кабыздылар! Кыш бабай һәм Кар кызы белән балалар һәм өлкәннәр җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле уеннар уйнадылар!
-
Дамир Фәттахов яшьләр сәясәте өлкәсендә 10 иң абруйлылар исемлегенә керде
Рейтинг төзүдә катнашучыларның шәхси йогынтысы, ресурс һәм лоббист мөмкинлекләре исәпкә алынды.
-
Лаеш районында Борис Кузнецов хөрмәтенә урамга исем биреп, бюстын куячаклар
Бюст Казан кадет интернат-мәктәбе һәм Җиңү аллеясы территориясендә урнаштырылачак.
-
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1241 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 816сы – шәһәрдән, 425е – районнан. 362 кешене госпитализацияләгәннәр: 279ы – шәһәрдән, 83е – районнан.
-
Зяббаров: Татарстанда быел яңа уңышка кадәр карабодай запасы җитәргә тиеш
Татарстанда 10 айда 5,7 мең тонна карабодай ярмасы җитештерелде. Татарстанда быел карабодай запасы яңа уңышка кадәр җитәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров АПКдагы һәм азык-төлек базарындагы вазгыятьне мониторинглау буенча оперштаб комиссиясе утырышында җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
-
«Кышкы каникуллар» башлана
Агымдагы елның 24 декабреннән киләсе елның 10 гыйнварына кадәр Яшел Үзәндә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Кышкы каникуллар» дигән киң күләмле чара узачак.
-
Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе: Ел ахырына кадәр махсус салым режимын сайларга кирәк.
Үзләре сайлау ясамаган эшмәкәрләрне автомат рәвештә гомуми салым режимына күчерәчәкләр. ЕНВД кулланган эшмәкәрләргә мөстәкыйль рәвештә ел ахырына кадәр махсус салым режимын сайларга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.