Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зеленский контрһөҗүм турында: Без чигенмибез, мин канәгать

«Associated Press» басмасына биргән интервьюда Украина Президенты Владимир Зеленский Украина Кораллы көчләренең контрһөҗүме турында сөйләгән.

Бу хакта «Российская газета» яза.

Мәкаләдә әйтелгәнчә, Зеленский җәйге кампания белән канәгать булу-булмавына «катлаулы җавап биргән».

«Карагыз, без кире чигенмибез, мин канәгать. Без дөньядагы икенче иң яхшы армия белән сугышабыз, мин канәгать», – дигән ул.

Зеленский Украинаның кешеләр югалтуын һәм шуннан канәгать булмавын әйткән. Шулай ук Украина Кораллы көчләре теләгән бөтен коралны да ала алмаган, шуңа күрә ул канәгать була алмый, тик «артык зарлана да алмый».

Зеленский сүзләренчә, Киев җәйге контрһөҗүмнәрдән тизрәк нәтиҗәгә ирешергә теләгән, һәм бу яктан Кораллы көчләр теләгән нәтиҗәгә ирешә алмаган. «Бу – факт», – дигән Зеленский.

Шулай ук Украина президенты, кыш җиткәч, Россия белән конфликтның яңа фазасы башлануын да әйткән.

Җәй көне уңышсыз тәмамланган контрһөҗүмнән соң кыш җитү Украина Кораллы көчләре хәрби хәрәкәтләре өчен катлаулы булачак, дип кисәтте Зеленский. Уңышсызлыкның сәбәбе корал һәм коры җир гаскәрләре җитмәү булган.

Якын Көнчыгыштагы сугыш Украина конфликтын күләгәдә калдырыр, дип борчылуын да әйткән Зеленский. Ресурсларның чикле булуы Киевка Көнбатыштан килә торган хәрби ярдәмне куркыныч астына куя, дип аңлаткан ул.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев