Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йоклап түгел, йотлыгып

Беркайда да, беркайчан да докладларны шундый дикъкать белән тыңлаганым юк иде. Ә менә Олы Ачасыр халык җыенында авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллинныкын тыңладым. Ул әдәби әсәр кебек шундый «тәмле» итеп, ачык һәм аңлаешлы телдә язылган иде, һәркем үзен иҗат кичәсендә утырган кебек хис иткәндер, мөгаен.

Халык белән аралашып, аларның «авырткан» мәсьәләләренә ачыклык кертү, мөһим саналганнарын район һәм кирәк булганда республика дәрәҗәсендә күтәрү максатыннан һәр җыенда шәһәр хакимиятеннән вәкил катнаша. Яшел Үзән  районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин юл уңаеннан беренче эш итеп Олы Ачасыр мәктәбенә һәм балалар бакчасына сугылды. Чөнки Арча районындагы күңелсез хәлләрдән соң (балаларның ризык белән агуланганнарын ишеткәнсездер, мөгаен), ашханәләргә игътибар көчәйде. Ике бинаның да кухнялары, җиһазлары, азыкның саклану срок­лары җитәкченең күз уңыннан узды һәм санитар-гигиена таләпләренең, аш-су пешерү кагыйдәләренең үтәлүе шарт булырга тиешлегенә басым ясалды. Шулай ук мәктәптәге чишеләсе мәсьәләләр дә каралды. Тәрәзәләр һәм бинаның түбәсе ремонтка мохтаҗ, информатика кабинетындагы  компьютерларның икесе генә эшли.  
...Җыен башланганда хан сарае хәтле мәдәният йортының тамашачылар залында кеше санын исәпләргә ике кул бармаклары җитсә, тора-бара артты. Шулай да Олы Ачасыр кебек 273 хуҗалыклы һәм 661 кеше исәптә торган зур авылда халык активрак булса да комачау итмәс иде. Ә икенче яктан, бу бәлки киресенчә, уңай күрсәткечтер. Димәк, сораулары юк, бар да яхшы. Моның шулай икәнен авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллинның 2017 елда башкарылган эшләргә хисап докладыннан да аңларга була иде. Биредә үзсалым акчасына (кеше башыннан 300 сум) да, матди ярдәм күрсәтүчеләр исәбеннән дә бик күп эшләр башкарылган, төрле чаралар уздырылган.  Алар барысы да халыкның күз алдында, җыелган акчаларының кайда тотылуы ачык: тупланган сумманың 80 проценттан артыгына юлларга вак таш алынган, янгын сүндерү хезмәте чыгымнары капланган. Соңгысы уңаеннан ризасызлыклар да бар икән:
– Ул пожар машинасы өчен салымы да бик күп. Башка авылга барабыз икән янгын сүндерергә, акча түләсеннәр. Без генә чыгарырга тиешме үз кесәбездән?!
– Чынлап та, ул махсус һәм тирә-як авыллар өчен дә бик кирәкле машина чыгымнарын берләшеп күтәрү турында килешергә кирәк, – дигән тәкъдим кертте Айрат Сәхибуллин.
Кечкенә генә булса да янгын сүндерү хезмәтенең якында гына булуы бүгенге көндә бәхет инде ул. Тик ул финанслауны да таләп итә шул. 10 тонналы су цистернасын ДПО янына китереп куярга кирәк (аннары читтән янгын сүндерүчеләрне  дә көтәсе юк, үз көчләре дә җитәчәк), бинасын җылытып, ут кертергә кирәк (бу хезмәтләр өчен түләүләр генә дә ай саен фәлән сумга төшәчәк). Моны бер җирлекнең болай да «ташка үлчим» бюджеты гына тартып бара алмас шул.
Олы Ачасырда да, башка авыллардагы кебек шул ук сукбай этләр, ремонт һәм сөт проблемасы.

Тулы язма газетаның чәршәмбе саныныда (№14).

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сход граждан