Сход граждан тег белән яңалыклар
-
Бишнәдә халык җыены узды
Вакыты шулай уңайсызмы, нигәдер халык әз җыелды...
-
Җыеннар кайтавазы: Мамадыш-Әкил авыл җирлеге
***
-
Җыеннар кайтавазы: Яке авыл җирлеге
***
-
Җыеннар кайтавазы: НОРЛАТ
Без, «Яшел Үзән» журналистлары, быел авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарының барысын да газетабыз битләрендә яктыртып барырга тырыштык.
-
Авыл җыеннары авырткан җирләрне ачык күрсәтте
Агымдагы елның февралендә район авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында узган елга хисап ясалды, быелгысына планнар турында сөйләнде. Район җитәкчеләре дә анда катнашып, халык гозерен тыңлады.
-
Мулла Иле киләчәген яшьләрдә күрә
Районда Мулла Иле зур авылларның берсе. Аның үзендә 700дән артык кеше яшәсә, составындагы Зур Өтәктә – 70тән артык. Яшәү өчен шартлар бар: клубы да, ФАПлары да, кибетләре дә, почта бүлеге һәм хәтта банкоматы да. Полиция бүлеге дә. Әмма әлегә туган балалар саны гына бармак белән санарлык. Туучылар юк икән, киләчәккә нинди планнар корырга соң? Гомумән алганда, авылларның перспективасы бармы?
-
Үзсалымга иң юмарт җирлек
Ачасыр клубында гына шулай салкындыр дип уйлаган идек, юк шул, тагын бар икән котыпка барган кебек төренеп кереп утырырга кирәк булган мәдәният йортлары. Акъегет авыл җирлеге халык җыенына вакыт табып килүчеләр бу хакта белгәннәрдер инде, алдатмаганнар. Ә менә җирлек башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев үзе трибуна артында егетләрчә, костюмнан гына 2017 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты.
-
Олы Яке җирлеге – районның йөзек кашы
Олы Яке авыл җирлеге авылларыннан безнең журналистлар кайтып та тормый дисәк була. Республика журналистлары да еш була биредә. Чөнки күрсәтерлек эшләр, үрнәк алырлык гамәлләр бар.
-
Карагуҗада булган җыелыштан фоторепортаж
Авыл мәдәният йортында Олы Карагуҗа авылы җирлегендә яшәүче гражданнар өчен кабаттан җыен үткәрелде.
-
Авылдашыңа боерык язу матур түгел
Мамадыш-Әкил авыл җирлеге җыенын уздырырга Татар Танае мәдәният йортына җыелдылар. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин ассызыклап үткәнчә, узган елга хисап тоту – ул традиция генә түгел, ә эшләгәннәргә нәтиҗә ясау һәм алга бурычлар билгеләү.
-
Күгешкә юллар да кирәк, клуб та
Район читендә тыныч кына яшәп ятучы Күгеш авылының кышын бер проблемасы да юк кебек. Кышкы ишелеп яуган кардан башка. Һәркем монда үзенчә, үз мөмкинлекләреннән чыгып көн күреп, шул ук вакытта авыл законнарына буйсынып яши. Каралты-куралар төзек, матур. Татар авылларыннан гына шундый җылылык бөркелеп тора. Әмма шулар белән бергә мөшкел хәлгә төшкән клуб бинасы гына күңелне төшерә. Халыкта, аерым алганда яшьләр шәһәргә күченгәндә, клуб, бәлки зур сорау тудырмыйдыр. Әмма авыл халкы башкача уйлый булып чыкты.
-
Йоклап түгел, йотлыгып
Беркайда да, беркайчан да докладларны шундый дикъкать белән тыңлаганым юк иде. Ә менә Олы Ачасыр халык җыенында авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллинныкын тыңладым. Ул әдәби әсәр кебек шундый «тәмле» итеп, ачык һәм аңлаешлы телдә язылган иде, һәркем үзен иҗат кичәсендә утырган кебек хис иткәндер, мөгаен.
-
Авыл бетә дип, нокта куярга ашыкмыйк!
Рус Әҗәле авыл җирлегенең җыены Карашәм авылы клубында үтте. Бирегә килеп туктагач, башка XXI гасырда да шундый биналар бар икән әле, дигән уй килә. Аның каравы карашәмлеләр клубыбыз иске дип тормый. Авыл халкының күңелен күрер өчен мәдәни чаралар монда актив оештырыла.
-
Аякны юрганга карап суза торган вакыт
Күгәйдә тырыш, эшчән һәм киләчәкне алдан күреп яши торган халык гомер итә. Йорт-җирләре төзек һәм чиста. Кышын да шулай, җәен дә. Һәр йортта мул итеп мал-туарын асрыйлар, чебешен үрчетәләр, бакчаларын гөлбакча итеп тоталар. Шулай ук аларга бердәмлек тә хас. Чөнки нинди чуалчык үзгәртеп корулар чорында да алар үз хуҗалыкларын саклап калу өчен нык торды.
-
Ничек түлисез, шулай яшисез!
Әйшә мәдәният йортында узган җыенга килгән халыкны аз иде дип әйтеп булмый, сораулар да шактый яңгырады. Димәк, халык җирле хакимият ярдәменә өметләнә, битараф түгел. Әле ике ай гына авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлавына карамастан, Радик Галәвиев авылдашлары алдында 2017 елга хисап тотты. Очрашуда район башлыгы Александр Тыгин да катнашты.