Әйдәгез, тормышны сайлыйк!
Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Бу, чынлап та, шулайдыр. Дәү әниемнең сеңлесе 105 яшендә дөнья куйды. Шул орчык кадәр, катырак җил чыкса, очып китәрдәй карчыкның тик торганын хәтерләмим. 100 яшенә кадәр үзен-үзе карап, мунчасын ягып, тавыклар асрап яшәде. Сиксәненче дистәне ваклаучы кызын гел «утырма, йөр, йөрмәгәнгә авырта синең ул аякларың» дип тиргәр иде.
Элеккеләр, иртәдән кичкә кадәр авыр хезмәт итеп яшәсә дә, нигә безгә караганда сәламәт һәм озын гомерле соң? Беренче карашка бит киресенчә булырга тиеш: хәзер җитеш, матур тормышта яшибез, игенне кул белән чәчеп урмыйбыз, урман кисмибез, тәмле ашыйбыз, җылы-матур өйләрдә рәхәт чигәбез, күпчелегебезнең эше дә җайлы – килеп сәгать сигездә компьютер каршындагы утыргычка бишенче ноктабызны салабыз да, кичке биштә күтәрәбез... Әле эшкә дә тәпи-тәпи түгел, утырып киләбез, баскыч санап интекмибез – выжлатып кына лифт белән кирәкле катка менәбез. «Лафа-а-а!!!»...
Юк шул, афәт икән ул безнең яшәү рәвеше. Кешелекне корытуга алып баручы афәт... Аптырыйбыз, имеш яшьләр кырыла. Ач-ялангач заманнарда кечкенәдән ат урынына җигелеп тормыш йөген тартканнар, хәтта концлагерьларда кол хезмәтендә булучылар да төгәл акыллары белән тирән картлыкка кадәр җитә, ә типсә тимер өзәрлекләр бүген бар – иртәгә юк. Баксаң, әлеге күңелсез күренешнең сәбәбе бик гади икән – ХӘРӘКӘТ. Дөресрәге, аның юклыгы.
Тулырак газетаның җомга санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев