Әйдәгез, тормышны сайлыйк!
Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Бу, чынлап та, шулайдыр. Дәү әниемнең сеңлесе 105 яшендә дөнья куйды. Шул орчык кадәр, катырак җил чыкса, очып китәрдәй карчыкның тик торганын хәтерләмим. 100 яшенә кадәр үзен-үзе карап, мунчасын ягып, тавыклар асрап яшәде. Сиксәненче дистәне ваклаучы кызын гел «утырма, йөр, йөрмәгәнгә авырта синең ул аякларың» дип тиргәр иде.