Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Водоканал инвалидлар ункөнлегенә багышланган акция уздыра

Пеняларны гамәлдән чыгарып, сәламәтлеге чикле авыруларга бурычларын кичектереп түләү мөмкинлеге бирелә

Водоканал акциясе инвалидлар ункөнлегенә багышланган һәм агымдагы ел ахырына кадәр гамәлдә була. Анда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яки авыру балалар тәрбияләүче ата-аналар катнаша ала.

Водоканал алдында бурычлары булган гражданнарның мондый категорияләренә бурыч буенча пеняларны исәптән чыгару һәм түләүләрне кичектерүне рәсмиләштерү өчен абонент бүлегенә мөрәҗәгать итергә кирәк. (Инвалидлыкны раслаучы документлар булырга тиеш)

Тулырак мәгълүматны абонент бүлеге телефоннары аша алыгыз:

  •  8 (84371) 4-69-50 Яшел Үзән
  •  8 (84371) 6-66-10 Васильево

 Акция 31.12.2023 кадәр гамәлдә

Бу хакта “Водоканал” прдеприятиесе хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев