Яшел үзәнлеләр «Без юл иминлеге өчен» велоузышында катнашу өчен 29 апрельдә сәгать 10да «Яшел Үзән шәһәренең мәдәни үсеш үзәге» МБУ мәйданына чакырыла (Королев урамы, 17нче йорт).
Катнашучылар колоннасының хәрәкәт маршруты: «Яшел Үзән шәһәре мәдәни үсеш үзәге» МБУ - Сәйдәшев урамы - Зеленодольск стеласы (гомуми фотога төшү) - Столичная урамы - Төзүчеләр проспекты – Каенлык паркы.
Велосипед узышына кунаклар да чакырылган 11 сәгатьтән «Каенлык» паркында «Шамил һәм аның дусларының гадәти булмаган маҗаралары» театральләштерелгән күренеше була, шулай ук «Куркынычсызлык лабораториясе» интеллектуаль-күңел ачу программасы (конкурслар, викториналар), балалар һәм ата-аналар өчен мастер-класслар узачак.
Нет комментариев