Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Украина Кораллы көчләре Соледар ягыннан һөҗүмгә күчкән

Киев кичә Соледар тактик юнәлешендә хәрбиләр чиктәш торган 95 километрдан озынрак линиядә һөҗүм ясады, дип хәбәр итте бүген Россия Федерациясенең Саклану министрлыгы.

Украина Кораллы көчләре подразделениеләре 26 һөҗүм ясаган, аларда меңнән артык хәрби хезмәткәр, 40ка кадәр танк катнашкан. Барлык һөҗүмнәргә дә җавап кайтарылган.

Ведомствода белдерүләренчә, Россия гаскәрләренең оборонасы өзелмәгән.

РФ Кораллы Көчләре Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәрүне дәвам итә.

 

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев