ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2026 елда эшкә урнашырга теләүчеләргә киңәшләр бирделәр
Яңа елда эшен файдалы итеп алыштырырга теләүчеләргә яңадан уку узарга, шулай ук цифрлаштыру, автоматлаштыру һәм тармак технологияләре белән бәйле программаларны сайларга киңәш ителә.
Укуны «Кадрлар» милли проекты буенча бушлай үтәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Эш эзләгәндә тотрыклылыкка һәм социаль пакетка игътибар итәргә киңәш итәбез. Тотрыксыз заманда үсеш алган корпоратив мәдәниятле һәм ДМС пакетлы ышанычлы компания, югары булса да гарантияләнмәгән хезмәт хакы вәгъдә иткән контрактка караганда кулайрак булырга мөмкин», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Шулай ук дәүләт ярдәменең барлык инструментларын кулланырга, «Россия эше» кадрлар үзәгенә пособие алу өчен генә түгел, ә һөнәри юнәлеш билгеләү, «цифрлы» резюме төзүдә ярдәм алу, әңгәмәгә әзерләнү һәм ышанычлы эш бирүчеләрнең вакансияләр ярминкәләренә керү мөмкинлеге өчен дә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«2026 елда Татарстанның хезмәт базары – бу җайлашучан, белемен камилләштерүче һәм прагматик белгечләр базары. Уңышка ирешүнең ачкычы – юлны аңлы рәвештә сайлауда, күнекмәләрне даими яңартып торуда һәм барлык булган ресурсларны, шул исәптән мәшгульлеккә ярдәм итүче куәтле дәүләт инфраструктурасын куллануда», – дип ассызыкладылар ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев