Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Төн уртасында 11 айлык кыз машина юлында абаланып бара һәм чак кына тәгәрмәч астына эләкми кала (видео)

Баха исемле машина йөртүчесе башта баланы мәче, яки эт дип кабул итә, аны урап узарга тырышып карый, тик соңрак, коты очып, нәни баланы күреп ала.

Төн уртасында 11 айлык кыз Мәскәү астындагы Иске Рязань шоссесының машина юлына чыга һәм чак кына тәгәрмәч астына эләкми кала.

Лиза салкыннан зәңгәрләнеп бетә, аның өстендә бер кат эчке кием генә була. Ир-ат кызны машинасына алып керә, пледка төреп, мичне тулы куәтенә кабыза. Шул вакытта трассадан берничә фура үтеп китә. Алар сабыйны күрмәгән дә булырлар иде...

Баха полиция чакырта. Көтә торгач, караңгыда олы яшьтәге бер хатын пәйда була. Ул Лизаның оныгы булуын һәм аны кире кайтаруны таләп итә. Әмма сабыйны коткаручы баланы аңа бирми. Соңрак Лизаның туганнары сөйләгәнчә, әбинең психик авыруы булуы ачыклана, күптән түгел генә ул дәвалану курсын узган була. Төнлә ул баланы өйдән алып чыгып китә. Лиза аннан ничек кача һәм юлда ничек ялгызы гына кала – аңлашылмый.

Кызның әти-әнисе Бахага акча бирергә тәкъдим итә, тик машина йөртүчесе алардан баш тарта. Аңа «рәхмәт» сүзе генә дә җиткәнен белдерә. Хәзер Елизавета өендә дәвалана. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев