Социаль челтәрләрдә М-7 трассасында янган фура видеосы пәйда булды.
Язмаларда йөк машинасын тулысынча чорнап алган ялкын, шулай ук кара төтен ачык күренә.
«Татар-информ»га билгеле булганча, гадәттән тыш хәл М-7ның 990-нчы чакрымында булган. Фанера төялгән фура янган. Вакыйга нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.
Татар-информ
Нет комментариев