Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә әзерлек бара

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен үткәрүгә әзерлек эшләре алып барыла.

Быел акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы, Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт даны елы кысаларында оештырылачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Акция апрель-май айларында узачак. Хәзерге вакытта участоклар һәм утырту материаллары сайлау эшләре алып барыла. Мәйданчыклар урман фонды территориясендә һәм республиканың торак пунктларында оештырылачак», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

«Бүгенге көндә акцияне үткәрү өчен гомуми мәйданы 70 гектар булган участоклар сайланды. Традиция буенча, 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла», – дип өстәде ул.

Узган ел акция кысаларында Татарстан Республикасында фронттан әйләнеп кайтмаган, сугыш кырларында ятып калган 378 мең татарстанлының батырлыгы хөрмәтенә 1,5 млн үсенте утыртылган иде. Акциягә 30 меңнән артык кеше кушылды.

2026 елда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе «Экологик иминлек» милли проектын яклап, инде җиденче тапкыр узачак. Традиция буенча, Россияда һәм чит илләрдә оештыручылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 млн кеше хөрмәтенә 27 млн агач утыртырга планлаштыра. Быел аерым игътибар Махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройлар хөрмәтенә истәлек аллеялары булдыруга биреләчәк.

Акцияне оештыручылар булып «Хәтер бакчасы» АНО, Җиңү полководецлары истәлеге фонды, «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте Россия Табигать ресурслары министрлыгы һәм Рослесхоз ярдәмендә чыгыш ясый.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев