Татарстанда тагын ун кеше коронавирус корбаны булды
Татарстанның тагын ун кешесе Covid-19 коронавирусы корбаннары булды. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Коронавирус инфекциясеннән ун үлем очрагы теркәлгән <…>, - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Covid-19дан 1950, 1951, 1955 һәм 1956 елгы хатын-кызлар, 1939, 1940, 1949, 1951 (икәү) һәм 1979 елгы ир-атлар вафат булды.
"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнгән ", - дип ачыклык керттеләр министрлыкта.
Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән корбанның гомуми саны 2021 елның 12 октябренә 815 кә җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев