13 октябрь 2021 яңалыклары
-
Казанда QR-кодсыз пенсионер ханым сак аша сәүдә үзәгенә бәреп кергән
Өлкән яшьтәге хатынның вакцинация турында белешмәсе булган, әмма сакчы хезмәткәрләре аннан QR-код таләп иткән.
-
Волонтерлар Васильево ветераннар йорты халкына ярдәм итте
Өлкәннәр ункөнлегендә 2нче һәм 3нче мәктәпләрнең отрядлары, шулай ук #Җиңүволонтерлары #ВолонтерыПобеды ялгыз пенсионерлар һәм авыр тормыш хәленә тарыган кешеләр яшәгән йортның өч катын җыештырдылар. Балалар пәрәвезләрне чистартып, коридор һәм актлар залында тәрәзәләрне юдылар.
-
Чит кешенең QR-кодын күрсәткән татарстанлыларны эре штраф көтә
Яңа Covid-чикләүләр кертелгәннән соң теләсә кайсы кафега һәм теләсә нинди сәүдә үзәгенә бары тик QR-кодлар буенча гына кертәчәкләр. Аларны шәхесне раслаучы документлар белән чагыштырачаклар.
-
Яшел Үзәндә "Чиста булачак" («Будет чисто») берләшмәсенең яңа составы очрашуы булды
Аны "Порт" яшьләр үзәгендә уздырдылар. Җыелышта балалар бер-берсе белән танышты, шулай ук алар катнашкан башка экологик чаралар турында тәэсирләре белән уртаклашты.
-
"Караңгыдан чыгу": Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә 6 чакрым озынлыктагы автомобиль юлын яктырту эшләре төгәлләнде
Фонарьлар Васильево борылышыннан Яшьләр микрорайонына кадәр участокта яна башлаган инде.
-
Тәпи, тәпи йөреп җәза үтиләр
Яшел Үзәннең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре планлы тикшерүләрне даими уздыра. Шундый рейд барышында бик шикләнеп бер автомобиль туктатыла.
-
РФ Дәүләт хезмәтләрендә исәпкә алуны банкларның мобиль кушымтасы аша өйдән чыкмыйча расларга мөмкин
11 октябрьдән Татарстанда начар эпидемиологик вәзгыять уңаеннан QR-кодлар кертелде. Әгәр дә сез прививка ясаткан яки соңгы 6 айда чирләгән булсагыз, QR-кодны РФ дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин.
-
АО «Транснефть – Прикамье» выполнило плановые работы на производственных объектах в трех регионах
АО «Транснефть — Прикамье» выполнило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республике Татарстан и Самарской области. Мероприятия проводились круглосуточно в течение 80 часов в рамках программы технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта с целью обеспечения стабильной транспортировки нефти.
-
Волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәк булган Татарстан халкына QR-кодлар алуда ярдәм итәчәк
Волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәкләргә QR-код алуда ярдәм итәчәк. Республикада халыкка ярдәм күрсәтү өчен 8 800 200 34 11 номеры буенча федераль кайнар линия эшли башлады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Татарстанда тагын ун кеше коронавирус корбаны булды
Татарстанның тагын ун кешесе Covid-19 коронавирусы корбаннары булды. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
13 октябрьдә ТР Оператив штабының һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының аккаунтында туры эфир булачак
Эштә стрессны ничек киметергә, балага коронавирус белән авырудан куркуыннан ничек ярдәм итәргә һәм хәвефсезлек дәрәҗәсен ничек киметеп булуын В. М.Бехтерев исемендәге «Республика клиник психиатрия хастаханәсе» ДАССОның амбулатория -поликлиника бүлеге мөдиретабиб - психиатр, психотерапевт Ольга Башмакова сөйләячәк.
-
Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118 авыр атлетика буенча ике зур ярышта чыгыш ясаган Яшел Үзән спортчылары белән очрашты
- Мин сезнең белән горурланам! Сезгә карыйм, яшь чибәр егетләр һәм кызлар, җиңүгә сездә күпме дәрт һәм ихтыяр көче бар! Сүз дә юк, монда тренерларның, остазларның, шәхси һәм команда эшенең дә өлеше зур.