Республикада кискен тын юллары вирусы инфекцияләре һәм грипп белән авыру эпидемия бусагасыннан 82% ка югарырак.
Гриппның 198 очрагы теркәлгән, шуларның 92% дуңгыз гриппына туры килә.
"Татарстан Республикасы территориясендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының эпидемик процессының интенсивлыгын киметү максатларында 15 декабрьдән ТР буенча баш дәүләт санитар табибның №205 карары белән чикләү чаралары кертелә», – дип аңлаттылар Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Карар буенча:
Теләсә нинди милек төрендәге хастаханәләрдәге авырулар янына керергә ярамый, авыр һәм ятып авыручылар янына гына керергә рөхсәт ителә;
Балалар һәм зурлар тәүлек әйләнәсе шөгыльләнгән социаль һәм мәгариф учреждениеләрендәге затлар янына керү тыела;
Республиканың барлык медицина оешмаларында, шул исәптән шәхси оешмаларда, барлык медицина персоналы һәм килүчеләр өчен битлек режимы кертелә;
Балалар һәм зурлар тәүлек әйләнәсе яшәгән учреждениеләрдә персонал битлектән йөрергә тиеш;
Хастаханәләрдә, приютларда һәм мәктәпләрдә тәүлек әйләнәсе торган балалар һәм зурларның температураларын көненә ике тапкыр үлчәргә тиешләр;
Әгәр дә грипп һәм ОРВИ аркасында 20 % һәм аннан да күбрәк бала йөрми икән, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында укулар туктатыла;
Шулай ук ТР Роспотребнадзорында медицина һәм мәгариф учреждениеләрендә, балалар һәм өлкәннәр тәүлек буе йөри торган социаль хезмәт күрсәтү урыннарында һәм пассажир транспортында дезинфекция режимын көчәйтү зарурлыгын күрсәттеләр.
Нет комментариев