Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде
Шимбәгә каршы төндә, 25 майда, урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә.
Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
25 һәм 26 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада -1, туфракта -3 градуска кадәр кырау көтелә.
- Моңа кадәр синоптиклар Татарстан халкын һәм республика кунакларын көчле җил һәм көннең суытуы хакында кисәткән иде.
Чыганак «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев