24 май 2019 яңалыклары
-
Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде
Шимбәгә каршы төндә, 25 майда, урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә.
-
Сайлау комиссиясе әгъзалары белемнәрен арттыра
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 21 меңнән артык участок һәм территориаль сайлау комиссиясе хезмәткәрләрен укытты.
-
Бала бәрдергән дә качкан
17 майда көндезге икеләр тирәсендә Карл Маркс урамында фаҗига чыккан. 50нче йорт янында билгесез автомобиль юлдан чыгып барган 10 яшьлек баланы бәрдергән һәм бу урыннан качып киткән.
-
Сыер өчен субсидия кайчан бирелә?
Сыер асраучыларга бер тапкыр бирелә торган субсидия кайчан тапшырылачак? Газета укучылар редакциягә шушы сорау белән мөрәҗәгать итте.
-
Якты истәлегенә багышлап
Якташыбыз шагыйрь һәм язучы Фаил Шәфигуллинга шушы ямьле май аенда 80 яшь тулган булыр иде.
-
Кыяр мул уңыш бирсен өчен...
Кыярыгызның беренче чын яфраклары чыктымы? Тукландыра башларга ярый дигән сүз.
-
Иң кайнар яңалыклар
Норлат мәктәбе укучылары фронтовик укытучы Талига Нурмиеваны зурлап искә алу кичәсе уздырган. Зур хәрефләр белән язарлык уникаль шәхеснең туганнары, балалары, авылдашлары хатирәләр белән уртаклашты. Укучылар концерт номерлары әзерләгән иде.
-
Татарстан синоптиклары халыкны көчле җил һәм көннең суытуы хакында кисәтте
Бүген, 24 майда, республикада термометрның терекөмеш баганасы +16 градустан да югары күтәрелмәячәк.
-
Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау, соңгы тапкыр дәшә дәрескә
Иртәгә, 25 майда Яшел Үзән районы һәм шәһәре мәктәпләрендә IX һәм XI сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлый.
-
Чәчү ахырына якынлаша
Район хуҗалыкларында иң мөһим һәм җаваплы эш - чәчү төгәлләнү стадиясендә.