Спорт комплекслары «Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты кысаларында дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә, шәхси инвестицияләр җәлеп итеп төзелә. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов сүзләренчә, республикада спорт инфраструктурасын шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да үстерүгә зур игътибар бирелә.
«Безнең өчен спортның эре шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә яшәүчеләр өчен дә мөмкин кадәр үтемле булуы мөһим. Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә инде эшләп килүче, шулай ук Казан белән Яшел Үзәндә төзелеп килүче комплекслар меңләгән кешегә йортыннан ерак китмичә заманча шартларда спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Дәүләт белән бизнесның уртак хезмәттәшлеге республика халкын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм физик культура белән актив шөгыльләнергә этәрә», – дип билгеләп үтте ул.
Хәзерге вакытта объектларда төзелеш һәм монтаж эшләре диярлек тәмамланган. Комплексларны 2026 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру күздә тотыла.
Ике проектның да инвесторы – «ФИЗРА» компаниясе. Һәр спорт комплексының бәясе 350 миллион сум тәшкил итә. Яңа үзәкләрдә футбол, волейбол, баскетбол, көрәш һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен заманча мөмкинлекләр булдырылачак.
Бу – Татарстанның дәүләт-хосусый партнерлык механизмын кулланып тормышка ашырылган беренче проекты түгел. Моңа кадәр, 2023–2024 елларда, шушы ук модель буенча Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә ике «ФИЗРА» спорт комплексы төзелеп, файдалануга тапшырылды.
Татарстан дәүләт-хосусый партнерлык мөмкинлекләрен спорт инфраструктурасын үстерүдә иң актив кулланучы төбәкләрнең берсе булып тора. Мондый алым бюджетка өстәмә йөкләнешне киметергә һәм халык өчен яшәү урынына якын заманча спорт объектлары булдыруга ярдәм итә.
Нет комментариев