Татарстанда буран көтелә
Татарстан синоптиклары республикада буран, көчле җил турында кисәтә.
Татарстан синоптиклары иртәгә, 15 мартта, республикада буран, көчле җил булачак, дип хәбәр итә. Көньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге 15 – 18 м/с ка җитәргә мөмкин, дип фаразлый белгечләр.
Татарстан Гидрометеорология үзәге һава торышы бозылу турында кисәтү таратты, дип яза «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев