14 март 2018 яңалыклары
-
Президент ветеринария, нәсел эше идарәсе, кулланучылар кооперациясенә машиналар тапшырды
Ведомстволарга УАЗ базасында прицеплы 48 авто шасси, 23 “Лада Гранта” һәм “Лада Ларгус”, 17 автолавка машинасы ачкычы бирелде.
-
Олы Ачасыр мәктәбе бөек улын зурлады
Олы Ачасыр үз авылында туып-үскән, күренекле педагог-мәгърифәтче, татарлардан иң беренче дипломлы рәссам, «Әлифба» язучы, аваз (саутия) методын һәм татар методик әдәбиятын нигезләүче, Татар укытучылар мәктәбе укытучысы Шакирҗан Таһири исеме белән лаеклы төстә горурлана.
-
Бәйрәм көнендә Яшел Үзәндә ике үтерү һәм бер үз-үзенә кул салу факты булды
Алкоголь элеккегечә кешеләрне упкынга этәрә: бәйрәм көннәрендәге эчкечелек Яшел Үзәндә ике үтерүгә һәм бер кешенең үз-үзенә кул салуына китерде.
-
Татарстанда буран көтелә
Татарстан синоптиклары республикада буран, көчле җил турында кисәтә.
-
Яшел Үзәндә Хокук яклау көннәре
15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көнендә Яшел Үзәндә быел да гадәттәгечә шактый гына чаралар уздырыла. Алар унөченнән үк башланды.
-
2018 елда Татарстанда 2,4 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылачак
Җиде елда республикада 18 миллион 847 мең квадрат метр торак төзелгән.