Татарстанда 28 яшьлек ир-ат, тәм-том белән сыйлап, үсмерләрне мыскыл иткән
Әлмәттә бер ир-ат, акча биреп, үсмерләрне бозыклыкка этәргән: башта ул аларны тәм-том белән сыйлаган.
Бу хакта «Әлмәт яңалыклары» сайты хәбәр итә.
Әлмәттә 28 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул үсмерләргә карата әхлаксыз гамәлләр кылуда гаепләнелә. “Новости Альметьевска” хәбәрчесенә Эчке эшләр министрлыгыннан белдерелгәнчә, аны үзенең торагында тоткарлаганнар. Ир үз корбаннарын фатирында “мәхәббәткә өйрәткән” булса кирәк.
Ир-ат балалар белән танышуны тәм-томнар белән сыйлаудан башлаган. Шуннан, бергәләшеп, компьютер уеннарына тартып керткән, фильмнар карау оештырган. Ахырдан, акча биреп, җенси якынлыкка этәргән.
Чыганак:Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев