Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан трассасында автобус катнашындагы юл һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәле турында Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләделәр

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында республика трассасында автобус катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәле турында мәгълүмат бирделәр.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 11 июльгә каршы төндә Чирмешән районында «Самара – Яр Чаллы» маршруты буенча йөргән автобус юл читендәге кюветка төшеп капланган. Һәлакәттә 15 кеше, шул исәптән 15 яшьлек кыз бала җәрәхәтләнгән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобуста барлыгы 46 кеше булган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, 6 кеше Әлмәт район күп профильле хастаханәсендә дәвалана. Аларның икесе авыр хәлдә, калганнарында җиңел һәм уртача дәрәҗәдәге җәрәхәтләр. Тагын 3 кеше Лениногорск үзәк район хастаханәсенә салынган. Барлык зыян күрүчеләргә дә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

Автор: Алексей Захаров
Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев