Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы прокуратурасыннан дәүләт гаепләүчесе Казан гимназиясендә атышу оештырган Илназ Галәвиевны гомерлеккә төрмәгә ябарга чакыра

Прокурор җинаятьчене биш елга төрмәгә, аннан махсус режимлы колониягә җибәрергә тәкъдим итә.

Гаепләүче шулай ук зыян күрүчеләрнең  мораль зыян өчен 101 миллион сум таләп итүләрен канәгатьләндерүне һәм 1,4 миллион сум матди зыянны түләттерүне хуплаган.

Галявиев әлеге җинаятен интернеттагы бер деструктив субкультура вәкилләренә охшарга тырышып эшләгән.  Аның үз акылында булуы ачыкланган, гаебен таныган. Хәзерге вакытта Галәвиев СИЗОда.

Белгечләр фикеренчә, Галәвиев үзен Алла дип атап, мәктәпкә һөҗүм оештырганда да, тугыз кешене атып үтергәндә дә — гамәлләрен аңлап эш итә.

2021 елның 11 маенда Казанның 175нче  гимназиясендә Галәвиев укучыларга каршы ут ача. Җиде бала һәм ике укытучы һәлак була. 24 кеше зыян күрә.


 

Чыганак:@tatnewstatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев