Татарстан иң популяр туристик төбәкләрнең бишлегенә кергән
Яшәеш

Татарстан иң популяр туристик төбәкләрнең бишлегенә кергән

Быелның беренче биш аенда — гыйнвардан майга кадәр — Россия халкы ил буенча 34,2 миллион туристик сәфәр кылган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 6,2 процентка арткан.

Туристлар арасында иң популяр юнәлеш булып Мәскәү тора. Бу чорда башкалага 5,2 миллион кунак килгән. Аннан соң Краснодар крае һәм Мәскәү өлкәсе урнашкан. Дүртенче урында — Санкт-Петербург.

Татарстан әлеге исемлектә бишенче урынны биләгән. Республика беренче биш айда 1,2 миллион турист кабул иткән. Бу исә республика башкаласына россиялеләрнең кызыксынуы тотрыклы булуын тагын бер кат раслый.


Нет комментариев