Сәламәтлекне 1 минутта тикшереп була
Сәламәтлекне тикшереп тору бик мөһим икәнлеген барыбыз да белә. Врачларга көн саен йөреп тә булмый. Сәламәтлекне өйдән чыкмый гына тикшереп була икән.
- Гадәти кашыкны алыгыз да авызыгызда тотып төкрекләгез.
- Кашыкны үтә күренмәле пакетка тыгыгыз да кояш яки лампа яктысына китерегез.
- 1 минуттан кашыкны тикшереп карагыз.
Кашык чиста, таплар булмаса һәм начар ис килмәсә – димәк, сез сәламәт.
Әгәр ис бар икән:
Черегән авыр ис – ашказаны һәм үпкәләрдә проблема бар.
Баллы ис – диабет булырга мөмкин.
Аммиак исе – бөер авырта.
Әгәр таплар бар икән:
Ак һәм сары кунык – калкансыман биз эшчәнлеге бозылган.
Шәмәхә төс – бронхит, кан әйләнеше начар, холестерин югары.
Ак төс – респиратор инфекции булуы мөмкин.
Апельсин төсе – бөерләр авырта.
Бу язма табиб консультациясен алмаштырмый, бары тик информация бирү максаты белән бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев