Россия Президенты Владимир Путин һөнәри белем дәрәҗәсен үзгәртү буенча пилот проекты турында Указга кул куйды
Яшәеш

Россия Президенты Владимир Путин һөнәри белем дәрәҗәсен үзгәртү буенча пилот проекты турында Указга кул куйды

Указ ике югары белем дәрәҗәсен — база һәм махсуслаштырылган, шулай ук аспирантураны күздә тота.

Шулай ук Путин база югары белем алуны 4 елдан 6 елга кадәр, магистратураны 1 елдан 3 елга кадәр билгеләгән.

Пилот проектында белгечлектән соң магистратурада укырга рөхсәт ителә, мондый белем икенче югары дип саналмаячак.


Нет комментариев