Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путинның турыдан-туры элемтәсендә Татарстан хакимиятен социаль челтәрләрдә халык белән аралашуы өчен мактадылар

Россия Президенты регионнар җитәкчеләренә гражданнар белән ешрак аралашырга тәкъдим итте.

РФ Президенты Владимир Путинның турыдан-туры линиясендә алып баручы Наилә Аскәр-Задә Татарстанны хакимиятләр арасында халык белән турыдан-туры эфирларны даими үткәрә торган төбәк буларак үрнәк итеп куйды.

ММЧ буенча Президентка җибәрелгән, губернаторларның һәм регионнар җитәкчеләренең Россия Президенты кебек туры линияләр үткәрмәве турында сорауны укып, алып баручы Наилә Аскәр-Задә Татарстанны телгә алды. Республика - хакимиятләр социаль челтәрләрдә гражданнар белән даими рәвештә туры эфирлар үткәрә торган төбәкләрнең берсе, дип билгеләп үтте телетапшырулар алып баручы.

"Сүз уңаенда, кайбер төбәкләр башлыклары мондый аралашуны оештыра инде, дөрес, нигездә, социаль челтәрләр аша. Мондый тәҗрибә Мәскәүдә, Татарстанда, Петербургта гына түгел",-диде Аскәр-Задә.

Владимир Путин хакимиятләрнең гражданнар белән турыдан-туры аралашу мөһимлеге белән килеште. Аның фикеренчә, мондый коммуникацияләр ярдәмендә җитәкчеләр иң актуаль проблемаларны билгели һәм тормышның мөһим өлкәләрендә үзләренең гамәлләренә төзәтмәләр кертә ала.

«Мин төбәк җитәкчеләренә гражданнар фикеренә колак салырга киңәш итәр идем", - дип нәтиҗә ясады президент.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан 24" телеканалы эфирында турыдан-туры трансляция кысаларында татарстанлыларның сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев