30 июнь 2021 яңалыклары
-
Ренат Мистахов районыбыз авыл мәктәпләренә шахмат комплектлары бүләк итте
Яшел Үзән балалар иҗат үзәгендә ТР Дәүләт Советы депутаты район мәктәпләре директорлары белән очрашты.
-
Вакцинациядән башка эпидемияне җиңү авыр булачак
Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры профессор Рөстәм Хәсәнов Россия Президенты Владимир Путинның мәҗбүри вакцинация турындагы фикерен хуплавын белдерде. «Россия Президентының «туры элемтә» вакытында әйткән фикере белән килешәм. Эпидемия күтәрелгән очракта, төбәк җитәкчеләре мәҗбүри вакцинация кертергә хокуклы, бигрәк тә хәвеф төркемнәре өчен. Вакцинациядән башка эпидемияне җиңү авыр булачак. Мин үзем дә коронавируска каршы вакцина ясаттым», – диде ул.
-
Пенсионерлар өчен мөһим үзгәрешләр:
2022 елның 1 гыйнварыннан аерым категория гражданнарның картлык буенча пенсия алу хокукын бирә торган яшь җиткәнчегә кадәр пенсия билгеләүнең гадиләштерелгән мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Тиешле үзгәрешләр берничә законга кертелгән.
-
Путинның турыдан-туры элемтәсендә Татарстан хакимиятен социаль челтәрләрдә халык белән аралашуы өчен мактадылар
Россия Президенты регионнар җитәкчеләренә гражданнар белән ешрак аралашырга тәкъдим итте.
-
Татарстан Республикасының халык артисты Тамара Молодкина вафат булды
29 июньдә 86 яшендә Татарстан Республикасының халык артисты Тамара Молодкина вафат булды.
-
Корабль төзүчеләр бәйрәм итә
Горький исемендәге Яшел Үзән заводының төп мәйданында предприятиенең дистәләрчә хезмәткәре, хезмәт алдынгылары, шулай ук мактаулы кунаклары җыелды. Сәбәбе дә бик матур - 29 июньдә бөтен илдә Корабльләр төзүчеләр көнен бәйрәм итәләр.
-
Татарстанда яшь белгечләрнең һәм яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту өчен исәпкә кую процессын гадиләштерәчәкләр
28 июнь көнне #ЖильёМолодымРТ икенче Республика туры эфиры булды. Анда төрле онлайн-мәйданчыкларда меңгә якын яшь кеше катнашты.