ОРГАНИЗМГА КИРӘКЛЕ ВИТАМИННАР ЧЫГАНАГЫ
Авитаминоз белән ничек көрәшергә соң?
Әлбәттә, табиб белән киңәшләшеп, поливитаминнар кабул итәргә мөмкин. Әмма беренче чиратта туклану режимына игътибар арттырырга кирәк. Чөнки безнең организм иммунитетыбызга кирәкле витаминнар һәм минералларның күпчелеген аш-судан ала.
Нинди витаминлы азыкларга өстенлек бирергә?
ОРГАНИЗМГА КИРӘКЛЕ ВИТАМИННАР ЧЫГАНАГЫ
С витамины иммунитетны ныгыта, йогышлы чирләргә каршы торучанлыкны арттыра, стресс һәм күңел төшенкелеге белән көрәшә.
С витамины, кайнатканда һәм киптергәндә, өлешчә юкка чыга. Әмма гөлҗимештән төнәтмә, җимешләрдән кайнатма эшләргә мөмкин.
С витаминына бай ризыклар: цитруслар, тозлы кәбестә, гөлҗимеш, киви, кара карлыган, болгар борычы, кәбестәнең бар төрләре, яшел борчак, кура җиләге, суганның яшел кыягы, сырганак, шпинат.
D витамины организмга кальцийне үзләштерергә ярдәм итә, сөякләрне һәм тешләрне ныгыта.
D витаминына бай ризыклар: балык мае, уылдык, кызыл балык, йомырка сарысы, бавыр, каймак, ак май, сөт һәм сөт азыклары, тупас тарттырылган оннан икмәк.
А витамины җитешмәү сабый бала организмының үсешенә начар тәэсир итә. Шулай ук күз күрү сәләте начараюга, тән тиресе коруга да китерә. Кайнатканда, А витамины таркалмый. Шулай да озак вакыт югары температурада тотарга киңәш ителми.
А витаминына бай ризыклар: кишер, кабак, чөгендер, кычыткан, помидор, кукуруз, кызыл борыч, өрек (абрикос), бавыр.
В1 витамины – табигый антидепрессант. Нерв системасы, ашказаны һәм йөрәк-кан эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.
В1 витаминына бай ризыклар: тупас тарттырылган оннан икмәк, солы, карабодай, дөге ярмасы, арыш, йомырка сарысы, чүпрә, кузаклылар, чикләвекләр, тана ите, әспе үләне (спаржа), брокколи, брюссель кәбестәсе.
В2 витамины канда гемоглобин барлыкка килүенә җавап бирә. Аны “сәламәтлек һәм матурлык витамины” да диләр. Матдәләр алмашыну процессын интенсивлаштыра, күзәнәкләр тын алышын һәм үсешен, күз күрү сәләтен, тән тиресе, чәч һәм тырнаклар торышын яхшырта.
В2 витаминына бай ризыклар: чүпрә, кыяклылар, сөт, ит, балык, яшелчә, бавыр, бөер, яфраклы яшел яшелчәләр.
Е витамины җитешмәсә, тән тиресе, чәч, тырнак һәм гомум сәламәтлек борчый башлый. Бу витамин организмның яклау көчләрен ныгыта, җенси бизләр һәм мускул системасы эшчәнлеге өчен җавап бирә.
Е витаминына бай ризыклар: үсемлек мае, көнбагыш, чикләвекләр, гөлҗимеш, яшел яфраклар, ашлык бөртеге, бодай үсентеләре, гөлҗимеш һәм сырганак җиләге, төче чия (черешня), миләш.
РР витамины аксым һәм углеводлардан энергия бүленеп чыгу процессында катнаша. Күзәнәкләр тын алышында катнашучы ферментлар составына керә. Ашказаны һәм ашказаны асты бизе эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Тән тиресе, чәч, тырнаклар торышын яхшырта, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлегенә булышлык итә.
РР витаминына бай ризыклар: сөт, тана ите һәм бавыры, йомырка, сыр, балык, помидор, бәрәңге, кишер, брокколи, хөрмә (финик), кукуруз, бодай, карабодай, кыяклылар.
Чыганак https://vk.com/salamtlek
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев