Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Оныттырмас эшләре бар

Зур югалту…

Татар милләтенә кагылган мәсьәләләрне күңеленә якын алып, борчылып яшәгән, озак еллар Республика Тукай фондының Яшел Үзән филиалын җитәкләгән, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Клара Мәрдан кызы Филиппова мәңгелеккә күчте.

Мәрхүм Александр Филиппов (Клара Мәрдановнаның ире), җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, язучы Разил Вәлиев, газетаның беренче баш мөхәррире Луиза Кашапова, Клара Филиппова, Әлфия Мирхәйдәрова һәм күп кенә битараф булмаган яшел үзәнлеләр тырышлыгы ярдәмендә 1995 елда беренче тапкыр безнең «Яшел Үзән» газетасының беренче саны дөнья күрде.

Клара Мәрдан кызы Филиппова Татарстанның Актаныш районында туган. Яшел Үзәндә 38 ел яши һәм бу вакыт дәвамында татар халкының тарихын һәм мәдәниятен саклау буенча актив иҗтимагый эш алып бара. 90-нчы еллар башында аның катнашында концепция булдырыла, аңа татар мәктәбен ачу һәм татар газетасының аерым, мөстәкыйль басмасын эшләтеп җибәрү кебек актуаль һәм кирәкле пунктлар керә. Моңа кадәр татар газетасы дуб­ляж гына булган. Ул вакытта Яшел Үзәндә 30 000нән артык татар яши һәм бу тарихи мөһим мәсьәлә була.

Александр Сергеевич бакыйлыкка күчкәч, Клара Мәрдан кызының: «Бик кайгылы чагым, югалтулардан соң, милләтемә ярдәм итәргә көчем җитә алыр­мы», – дигән сүзләре әле дә исемдә.

Мин шунда иң якын кешесен, хәләл җефетен, дустын, фикердәшен югалткан Клара апа, нинди хәсрәтле чагы булса да, халкы, теле турында борчыла, дип уйлап куйганым да хәтердә.

Укучыларым, укучыларымның әти-әниләре мине мәктәп ачу мәсьәләләрендә хуп­лады һәм без ТР Президенты Минтимер Шәймиевка шәһәребездә татар гимназия­се ачуны сорап коллектив мөрәҗәгать яздык, – дип сөйләгән иде Клара Филиппова. – Безне ишеттеләр һәм 1991 елда татар гимназиясе ачылышы булды.

Клара Филиппова милләте өчен янып яшәүче шәхес кенә түгел, ә кызы Эльза һәм улы Эдгарны тәрбияләгән кайгыртучан ана да булды. Ә инде Эдгар Филипповны рәссам, скульптор, Россия Рәссамнары иҗат берлеге әгъзасы һәйкәлләре, картиналары һәм бюстлары Яшел Үзән ра­йонын гына түгел, ә Россиянең күп кенә шәһәрләрен бизәгән бик талантлы кеше буларак та беләбез.
Без газета битләрендә Клара Филиппова һәм аның хезмәтләре турында күп яздык, ә бүгенге мәкаләне Клара апаның соңгы сүзләре белән тәмамларга телим, аны кызы Эльза әнисе янында хастаханәдә язып ала. Сез бу юлларны укыганда, кеше, остаз һәм укытучы Клара Мәрдан кызы турында күпне аңларсыз.

  • «Шушы кулларым белән кешеләр өчен файдалы хезмәт иттем»;
  • «Шушы күзләрем белән яңалык, матурлык, яхшылык күрдем»;
  • «Башым, акылым белән ях­шылык, матурлыкны тормышка ашырырга тырыштым»;
  • «Колакларым белән яңалыкны ишетергә, тотарга омтылдым»;
  • «Йөрәгемдә илле ел гомер буе бер генә кеше булды»;
  • «Акылым, йөрәгем бер вакытта да берсен-берсе бутамады»;
  • «Акылым һәр вакыт дөрес­лекне, гаделлекне яклады»;
  • «Беркемгә дә ришвәт бирмәдем, беркемнән дә алмадым»;
  • «Үземнең бөтен уйларым, эшләрем белән балаларны дөрес тәрбияләргә, милләтемә, халкыма һәрвакыт тугры булырга тырыштым»;
  • «Куйган максатымны ахыр­гача җиткермичә туктамадым»;
  • «Кешеләрнең матурлыгын һәрвакытта да аларның ихласлыгына чын кеше булуыма ышанырга тырыштым»;
  • «Яктылык, яңалык, матурлык минем адымнарымның иң беренче омтылышы булды»;
  • «Киләчәк тәрбияле булып үссен өчен бер нинди каршылык­ларга да бирешмәдем»;
  • «Һәрвакыт тирәлегемдә яхшы кешеләрне күрергә тырыштым»;
  • «Милләтнең нигезендә мөселман тәрбиясе ята. Тәрбия, тәрбия, тәрбия...»

Авыр туфрагыгыз җиңел, урыныгыз оҗмахның түрендә булсын! Тыныч йоклагыз, Клара (мулла кушкан исеме Мәлләфә) Мәрдан кызы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев