Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Өч ел эчендә Татарстанда үзмәшгульләр саны ике тапкырга арткан

2023 ел башыннан алып Татарстанда үзмәшгульләр саны ике тапкырга арткан.

1 июньгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 477,6 мең үзмәшгуль теркәлгән. Бу саннарны Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты китерә.

2023 ел башында Татарстанда 234,3 мең үзмәшгуль исәпләнсә, бер елдан соң аларның саны 306,1 меңгә җиткән. 2025 елда үзмәшгульләр саны 355 мең булган, ә 2026 елның 1 гыйнварына ул 446,9 меңгә кадәр арткан.
2018 елда һөнәри керемгә салым кертелгәннән бирле Татарстандагы үзмәшгульләр якынча 230 миллион чек рәсмиләштергән. Аларның гомуми кереме 340,7 миллиард сумнан артып киткән, ә бюджетка күчерелгән салымнар күләме 13,2 миллиард сум тәшкил иткән.

Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, 2029 елдан соң үзмәшгульләр режимын физик затларга хезмәт күрсәтүчеләр өчен генә калдырырга мөмкиннәр. Моңа сәбәп – кайбер намуссыз эш бирүчеләрнең хезмәт килешүләрен «үзмәшгульлек» белән алыштырып, салымнар һәм иминият взносларын түләүдән качарга омтылуы.

«Вечерняя Казань» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев